Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә яшь рәссамнар бүләкләнәчәк
«Вглядываясь в мир» күргәзмәсе II бөтенроссия балалар иҗаты конкурсы нәтиҗәсе буларак ачыла.
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Иртәгә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Вглядываясь в мир» күргәзмәсе ачыла.
«Әлеге күргәзмә II бөтенроссия балалар иҗаты конкурсы нәтиҗәләре буенча әзерләнде. Конкурс балалар рәсем мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре һәм сынлы сәнгать училищеларында укучылар арасында үткәрелгән иде», — дип хәбәр итә Казан сынлы сәнгать училищесы җитәкчелеге.
Быел конкурска Россиянең 34 шәһәре һәм бистәсеннән уку йортлары укучылары катнашкан.
Конкурсның 137 катнашучысы — лауреатлар һәм дипломантлар ТР мәдәният министрлыгы бүләкләрен алачак.
Күргәзмә иртәгә — Халыкара балаларны яклау көнендә ачыла. Башлана — 11.00 сәгатьтә
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз