Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Сәйдәш» мәдәният сараеның беренче концертын Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бирде
Легендар коллектив әлеге концертын «Алтын фондына» кергән иң яхшы номерларыннан төзегән.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яңартылганнан соң күптән түгел ачылган «Сәйдәш» мәдәният сараенда иң беренче булып Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Бу хакта ансамбльнең матбугат үзәге хәбәр итә.
Ансамбль ел саен Казанның төрле зур залларында концертлар бирә. Аның заллары һәрчак тулы була, билетлар бик тиз сатылып бетә. Бу юлы җитәкчелек әйтүенчә, билетлар яңа зал тамашачылары өчен махсус арзанрак сатылган.
Легендар коллектив әлеге концертын «Алтын фондына» кергән иң яхшы номерларыннан төзегән. Ансамбль җитәкчелеге әйтүенчә, киләсе программадан өзекләр дә күрсәтелгән.
Март аена Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Татар туе» дип аталган яңа программа әзерли. Ул XIX гасырның бай сәүдәгәренең туен күзалларга мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта материал туплана, архивларда да эш бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз