news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Сәйдәш” мәдәни үзәге каршындагы иҗат коллективы Япониядән зур уңышлар яулап кайтты

“Сәйдәш” мәдәни үзәге каршындагы иҗат коллективы Япониядән зур уңышлар яулап кайтты

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә, әлеге мәдәният учагы каршында эшләп килүче коллективның 7-20 май көннәрендә Япониядә узган гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе булды. Очрашуда “Сәйдәш” мәдәни үзәге директоры Лима Кустабаева, әлеге үзәк каршында эшләп килүче иҗат коллективының сәнгать җитәкчесе Тимур Йосыпов, Казандагы “Сакура” татар-япон мәдәни-мәгълүмат үзәге җитәкчесе Асия Садыйкова катнашты.

Билгеле булганча, әлеге иҗат коллективы Япониядә “Япония — Ауразия илләре” дигән оешмасының 50 еллыгы уңаеннан оештырылган “Халыклар дуслыгы” фестивалендә катнашты. Коллектив Япониянең берничә шәһәрендә 7 концерт биргән.

Коллектив тарафыннан Япониягә Идел-Урал буе халыклары милли сәнгатен чагылдыручы программа тәкъдим ителгән. Аның беренче өлеше төрле милләтләрнең җыр-биюләреннән торган булса, икенче өлешендә сәнгатькәрләр татар милли композицияләрен күрсәткән. Биюләрне “Сәйдәш” мәдәни үзәге коллективы башкарса, халыкбызынң моңлы җырларын Казан шәһәре филармониясе солисты Илшат Вәлиев һәм рус халык җырларын җырчы Эльмира Кашшапова яңгыраткан.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Япониягә моннан 20 ел элек Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле барган булган. Бу чорда коллектив белән Лима Кустабаева җитәкчелек иткән.

“Япониядә яшәүче милләттәшләребез татар җыр-биюләрен сагынып көтеп алганлыкларын яшерми. Казанлыларның чыгышларын хәтта япон тамашачысы да яратып кабул итте. Нәкъ менә татар сәнгатькәрьләре чыгышын күрер өчен Америкада яшәүче милләттәшләребез дә килгән иде”, - ди “Сакура” татар-япон мәдәни-мәгълүмат үзәге җитәкчесе Асия Садыйкова.

Бу, чынлап та, шулай һәм моңа иҗат коллективы исеменә язылган бәяләмәләр, Рәхмәт хатлары дәлил булып тора. Ә менә Япония мәдәнияте үсешенә өлеш керткәне өчен, “Япония — Ауразия илләре” җәмгыяте ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменә Рәхмәт хаты да юллаган. Шулай ук Япониядәге татар-төрек җәмгыяте рәисе Тәминдар Мохит, бертөркем милләттәшләребез исеменнән, артистларга Рәхмәт хаты җибәргән.

Казанлылар Япониянең берничә шәһәрендә булып, андагы тарихи урыннар белән танышкан, музейларда булган, “Үзәк Япония”, “Кызыл байрак” газетлары редакцияләре хезмәткәрләре белән очрашкан.

Япониялеләр алга таба да татар артистлары белән очрашырга ниятли һәм шул сәбәпле андагы бер концерт агентлыгы Казанга килеп килешү төзерегә уйлый икән. Бу хакта коллективның сәнгать җитәкчесе Тимур Йосыпов үзе белдерде. Ул шулай ук агымдагы елның сентябрендә яки 2008 елның мартында Япониянең “Тачибана” бию театрының Казанга гастрольләре булачагын җиткерде.

“Сәйдәш” үзәге иҗат коллективының юл чыгымнарын Казан шәһәре хакимияте каплаган. “Зур ярдәме өчен шәһәр хакимиятенә без бик рәхмәтле”, - дип белдерде Лима ханым.

news_right_1
news_right_2
news_bot