news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Мәскәүдә "Балафест" фестивалендә җырлаячак

Фестиваль программасы өч яшькә кадәрге балаларга җыр-уеннар аша милли тәрбия бирүне күз алдында тотып төзелгән.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Мәскәүдә "Балафест" фестивалендә җырлаячак
архив/Рамиль Гали
(Казан, 18 октябрь,"Татар-информ"). Төгәл бер айдан, 18 ноябрь көнне, Мәскәүдәге татар балалары "Балафест" фестивалендә Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясаячак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. 
 
Фестивальнең программасы өч яшькә кадәр булган балалар өчен әзерләнгән. Анда  килүчеләр өчен концерт, балалар кул эшләре күргәзмәсе, танылган татар шәхесләре портретлары күргәзмәсе, театральләштерелгән тамаша, татар  әкиятләре геройлары белән анимацияле уеннар, мастер класслар, лекторий, татарча мультфильмнар һ.б. әзерләнгән. Шулай ук, фестиваль кысаларында, хәйрия акциясе дә уздырылачак, диелә хәбәрдә. 
 
Чараның максаты - замана Мәскәү татарлары гаиләләре арасында милли горурлыкны арттыру; балаларны мәдәни мохиткә тарту; татар халкы тарихы, ризыклары, гореф-гадәтләре белән таныштыру. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot