news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Испаниядә осталык классы уздырган

Испания, Бельгия, Германия балаларын һәм яшь җырчыны татар теле берләштергән.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Сәйдә Мөхәммәтҗанова кыска вакытка Испаниядә ял итүче Европа балаларына кушылды. Испания, Бельгия, Германия балаларын һәм яшь җырчыны татар теле берләштергән. Урта диңгез ярларындагы «Бельгиядә татарлар» ассоциациясе оештырган җәйге лагерьда татар телендә сөйләшергә тырышалар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вокал буенча осталык классыннан тыш, Сәйдә яшьтәшләренә «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие» халык әкиятен өйрәткән, сәхнә осталыгы буенча дәресләр биргән.

Быел Сәйдә тугызынчы сыйныфны тәмамлаган. Татар гимназиясендә укучы кыз берничә дәрес эчендә Европа балаларын үзешчән театр белән кызыксындырган, уен формасында күп сүзләрне истә калдырырга өйрәткән. Танылган әкиятнең сценариен К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәлахова мәктәптә татар теле өйрәнми торган балалар өчен махсус әзерләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot