news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәйдә Мөхәммәтҗанова халыкка карантинда яраткан хобби белән шөгыльләнергә киңәш итте

«Иң мөһиме — өйдә утырыгыз, мин концертымны сезнең өчен махсус куям», — ди яшь җырчы.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова халыкка карантинда яраткан хобби белән шөгыльләнергә киңәш итте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Голос. Дети» проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова өйдә изоляциядә утырган барлык кешегә яраткан хоббилары белән шөгыльләнергә киңәш итте. Бу хакта ул #айдадомой онлайн-концертлар марафонында узган концертында сөйләде.

«Беренчедән, үзегезгә ошаган шөгыль белән шөгыльләнергә киңәш итәм. Бәлки, сездә ачылмаган талант бардыр! Үзем рәсем ясарга яратам. Хоббием — номерлар төшерелгән картина буяу. Иң мөһиме — өйдә утырыгыз. Шуның өчен дә мин Сезгә махсус концерт куям», — диде ул.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова үзе өчен җырның мәгънәсе зур әһәмияткә ия булуын сөйләде. «Мин биш яшьтән җырлый башладым. Тәүге әсәрләрем — мөнәҗәтләр. Концертларымны һәрвакыт мөнәҗәтләр җырлау белән башлап җибәрәм. «Голос”та җырлаган «Су буйлап» җыры популярлык китерде дип уйлыйм, мөгаен, ул йөз тапкырдан артык башкарылгандыр», — диде ул.

«Созвездие— Йолдызлык» фестивалендә алты яшемнән бирле чыгыш ясыйм. Ундүрт яшемдә Гран-при яулап алдым. Әмма һәр елны катнаштым. Республикада нәкъ менә шундый масштабтагы конкурс булуына шатланам, чөнки без ел саен яңа талантлар ачабыз, алар алга таба үсә, максатларына ирешә», — дип бәя бирде җырчы.

Сәйдәгә комментарийларда «син — Татарстанның Пелагеясы» дигән сүзләр дә яздылар. «Мин музыкаль көллиятнең беренче курсында гына, Татарстанның матур тавышлы җырчылары күп, Аллага шөкер!» — дип җавап бирде ул.

«Дөресен әйтим, вокал белән һәр көнне өч сәгать шөгыльләнергә кирәк, диләр. Кайвакыт озак вакыт җырламыйча торсам, онытылып та куя. Хәзер инде ешрак җырлый башладым, атнасына өч тапкыр шөгыльләнәм. Репертуарны әти-әниләр, укытучым белән бергә сайлыйбыз. Татар халык җырлары булса, остазым Венера Гәрәевага мөрәҗәгать итәм. Әти гарәп телендә булган җырлар сайларга булыша», — ди җырчы кыз.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова «Голос» проектына тагын катнашып карарга теләмисеңме дигән сорауга «юк» дип әйтте. «Бердән, мәгънәсен күрмим. Икенчедән, рейтинглары да төшә башлады бугай. Хәзерге вакытта Пелагея белән аралашмыйм. Аның шәхси тормышы, баласы бар. Миңа калса, аның бөтен кеше белән дә сөйләшеп торырга вакыты юк. Башка катнашучылар белән аралашып торабыз, Сабина Мустаева, Миша Смирнов һ.б. белән», — ди ул.

Шул ук вакытта яшь җырчы гастрольләргә чыгуын планлаштырмавын белдерде. «Мин ике уку йортында укыганга күрә, вакытымны белем алуга гына багышлыйм. Төрек телен өйрәнгәч, шушы илнең конкурсында да катнашырга ниятем бар», — диде Сәйдә Мөхәммәтҗанова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100