news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Америкага бара

Яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова быел Вашингтон һәм Нью-Йорк Сабан туйларында катнашачак.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова быел Вашингтон һәм Нью-Йорк Сабан туйларында катнашачак. Бу мәгълүматны “Татар-информ” хәбәрчесенә Сәйдәнең әтисе Айрат Мөхәммәтҗанов раслады. 6 июль көнне Сәйдә әнисе Зилә Мөхәммәтҗанова белән Америкага оча. Бүген алар виза хәстәрләрен күреп йөриләр иде.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Сабан туйларга Америка татарлары чакыруы буенча бара. “Америкада яшәүче татарлар – Алсу һәм Мансур Гыйльметдиновлар чакыра. Алар каршы алачак, урнаштырачак”, - ди Айрат.

Вашингтонда Сабан туе - 9 июльдә, Нью-Йоркта 16сында була, ә 7нче июльдә Сәйдә Вашингтонда үзенең иҗат кичәсен үткәрәчәк. “Америка татарлары йөз урынлык кына зал әзерләп куячаклар. Бу - билетка куела торган концерт булачак. 1 – 1,5 сәгатьлек очрашу”, - дип төгәллек кертте Айрат Мөхәммәтҗанов. Сәйдә иҗат кичәсендә үзенең репертуарында булган җырларын башкарачак, фортепианода уйнаячак.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Америкада 18енә кадәр булачак. Җәй көне аның Бельгия татарлары чакыруы буенча Испаниягә баруы планлаштырылган. Алга таба – Израиль һәм Мисырда мәдәни чаралар көтелә.

Мәгълүмат өчен. Россиянең “Голос” тапшыруында татарча җырлап танылган Сәйдә Мөхәммәтҗанова бу сезонда, иң яшь башкаручы буларак, “Татар моңы” һәм Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара конкурсларда катнашты. Быел ул, тугызынчы сыйныфны тәмамлап, имтиханнар тапшырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100