news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Сәяси стартап" проектында катнашырга теләк белдерүчеләр саны 52гә җитте

“Сәяси стартап” проекты – “Бердәм Россия” партиясенең яңа кадрлар булдыру проекты.

"Сәяси стартап" проектында катнашырга теләк белдерүчеләр саны 52гә җитте
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ", Венера Вәлиева). Бер атна дәвамында Татарстанда Бердәм Россиянең “Сәяси стартап” проектында катнашырга теләк белдереп, 52 кеше гариза бирде. Бу хакта "Бердәм Россия"нең “Яшь гвардиясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан төбәк бүлегенең җитәкчесе Динар Бариев партиянең төбәк бүлегенең конференциясендә хәбәр итте.

  • “Сәяси стартап” проекты – “Бердәм Россия” партиясенең яңа кадрлар булдыру проекты.

“Бу проект яшьләргә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Проектта сайлау кампаниясендә катнашу тәҗрибәсе булмаган 35 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала. "Сәяси стартап" проектының үзенчәлеге шунда: кандидат сайлау кампаниясендә остазлар белән берлектә эшли. Остаз вазифаларын исә депутатлар, район җитәкчеләре үти”, - диде Динар Бариев.

Проектта катнашучылар күбесенчә студентлар, шулай ук эшләүче яшьләр бар. Гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә. “Яшь гвардия” төбәк бүлегенең җитәкчесе әйтүенчә, проект алдан тавыш бирү процедурасында катнашырга теләк белдергән кандидатларга, шулай ук сәясәт технологияләре белән кызыксынучы яшьләргә дә файдалы булыр. “Сәяси стартап” проектында кандидат һәм технолог буларак теркәлергә мөмкин.

  • Бердәм Россия” партиясеннән кандидатлар алдан тавыш бирү процедурасын узачак. Сайлау кампаниясе дәвамында партия кандидатлары сайлаучылар белән очрашачак, дебатларда катнашачак.

Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясендә катнашачак яшьләр 27 майда билгеле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100