Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәясәтче Руслан Айсин татарларга милли каһарманнар җитми дип белдерде
Тарихчы Дамир Исхаков исә, татарның бөек шәхесләре күп һәм алар беркайчан да югалмаячаклар дигән фикердә.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында баручы «Таяну ноктасы» тапшыруында татарның горурланырлык каһарманнары, иҗтимагый фикер лидерлары турында сүз алыштылар.
Руслан Айсин милли каһарманнар җитмәүгә басым ясады. «Каһарманнар җитми безгә. Җәлил, Кол Гали, Фатих Кәримнәр бар. Без аларны беләбез. Тик күп кенә кеше аларны да белми бит. Кеше шушы каһарманнарга, иҗтимагый фикер лидерларына карап, аларга копия ясарга тырыша. Ул бөтен кешедә дә — әзербәйҗанда да, казахларда да бар. Ә безнең шул Тукай инде», — диде ул.
«100 бөек мөселман татар кешесе дигән исемлек төзедек. Минемчә, татар булган бөек шәхесләр алар югалмыйлар һәм татарларны таныйлар. Миңа Рәшит Сюняев белән аралашырга туры килде. Ул дөньядагы иң көчле астрономнарның берсе. Ул үзенең татар икәнлеген таный гына түгел, ә татарларга ярдәм итә, чакырган урыннарга килә», — дип искәртеп үтте Дамир Исхаков.
Ул шулай ук бөтендөнья татар галимнәрен җыярга теләүләрен дә белдерде. «Быел бөтен дөнья буенча чәчелгән татар галимнәрен җыярга телибез. Аларны бергә туплап, бер-берсе белән таныштырып, сөйләшеп алырга уйлыйбыз. Алар бик күп һәм алар бер генә өлкә галимнәре түгел, анда биологлар да, геологлар да, тарихчылар да бар», — диде.
Журналист Римма Бикмөхәммәтова исә татарлар турында язудан куркырга кирәкми дигән фикердә. «Безгә кыюлык җитми. Менә ниндидер бөек шәхеснең тамырларында татарлар барлыгын белү белән, „ул татар“ дип язып чыгарга кирәк. „Бу татар кызы, егете“, „бу татар әйбере“ дигән сүзләрдән куркырга кирәкми», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз