Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәясәтче Руслан Айсин: Без бүген «гопниклар» телендә сөйләшәбез
Руслан Айсин фикеренчә, тел үсми, киресенчә, деградацияләнә. Бүгенге татар теле моннан бер гасыр элек булган телдән бик нык аерыла.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүгенге көндә татарлар гопник телендә сөйләшә, дип саный сәясәтче, «ТатПолит» концептуаль мәйданчыгы җитәкчесе Руслан Айсин.
«Тел — Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелә торган бер могҗиза. Тел үсми, ул гел деградацияләнә. Йөз ел элек татарлар сөйләшкән тел хәзергесеннән нык аерыла. Без хәзер сөйләшкән тел ул вакытта "гопниклар" теле иде. Димәк, кызганычка каршы, без гопниклар телендә сөйләшәбез», — дип белдерде Руслан Айсин «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.
Аның фикеренчә, татар теле генә түгел, башка телләр дә деградациягә дучар була.
«Рус телен Пушкин барлыкка китерде. Ул француз теленнән һәрбер сүзне тәрҗемә итте. Бүгенге рус теле менә шулай килеп чыкты. Хәзерге рус теле дә деградациягә дучар була», — диде сәясәтче.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз