news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәясәтче Михаил Виноградов Татарстанда сайлаулар тыныч уза дип саный

Белгеч республикада узган тәҗрибә башка төбәкләргә дә таралырга мөмкинлеген әйтте.

Сәясәтче Михаил Виноградов Татарстанда сайлаулар тыныч уза дип саный
Рамил Гали

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Петербургская политика» фонды президенты Михаил Виноградов Татарстанда сайлаулар тыныч уза, һәм, мөгаен, алга таба да вазгыять шулай булыр, дигән фикерен әйтте. Бу хакта ул бердәм мәгълүмат үзәгендә онлайн элемтә аша сөйләде.

«Гомумән алганда, Татарстанда тавыш бирү тыныч уза. Сайлау — республика позициясен ныгыту дигән сүз ул. Сайлауларда блогерларны җәлеп итү дә үзенә күрә эксперимент. Ул бәлки башка регионнарга да таралыр», — диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot