news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәясәтче: Блогерларның сайлауда күзәтүдә тәҗрибәсен бөтен Россиядә кулланырга кирәк

Антон Лукаш фикеренчә, күзәтүдә блогерлар, яшьләрнең катнашуы хакимиятне, сайлау комиссиясен тәртиптә тота.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибрагимова). Социология фәннәре кандидаты, «Чиста сайлаулар өчен» корпусы башкарма комитеты әгъзасы Антон Лукаш фикеренчә, блогерлар һәм яшьләрнең сайлауда күзәтү тәҗрибәсен бөтен Россиядә кулланырга кирәк.

«Күзәтүдә блогерлар, яшьләрнең катнашуы хакимиятне, сайлау комиссиясен тәртиптә тотарга ярдәм итә. Ул тәҗрибәне бөтен Россиядә кулланырга кирәк дип саныйм. Барысын да ничек бар шулай күрсәтү мөмкинлеге бар», — дип сөйләде бердәм мәгълүмат үзәгендә узган онлайн брифингта.

Ул Татарстандагы күзәтүчеләрнең актив булуын ассызыклады. «Татарстан республикасында сайлаулар белән бәйле вазгыять стабиль дип беләм. Анда күзәтүчеләр дә бик актив.16 мең күзәтүче булу бик җитди эш. Өч көн дәвамында тавыш бирүне оештыру җиңел түгел. Шул ук вакытта эпидемиологик вазгыять.тә өстәлә, тавыш бирү барышында сәламәтлек турында да кайгыртырга туры килә», — ди ул.

Сәясәтче шулай ук фейкларга карата мәгълүматны җентекләп тикшерергә өндәде.  

news_right_1
news_right_2
news_bot