news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәясәтче Антон Лукаш: Татарстанда сайлауларга җитди карыйлар

Белгеч фикеренчә, республикада блогерлар җәлеп ителгәнгә күрә, сайлауларның гадел узганын онлайн карап барып була.

Сәясәтче Антон Лукаш: Татарстанда сайлауларга җитди карыйлар
Рамил Гали

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Социология фәннәре кандидаты, «Чиста сайлаулар өчен» корпусы башкарма комитеты әгъзасы Антон Лукаш Татарстан Республикасында сайлауларның җитди узуын белдерде. Бу хакта ул бердәм мәгълүмат үзәгендә онлайн элемтә аша әйтте.

«Беренчедән, Татарстанда сайлауларга җитди карыйлар. Ул яхшы әзерлекне сорый. Күзәтүчеләр булып блогерларны да чакыруга зирәк караганнар. Аларның аудиториясе күп, шуңа күрә күп кеше сайлауларның ничек узганын онлайн карап бара ала, шулай ук ул фейк хәбәрләр таралуга да яхшы чара. Блогерларга халык ышана. Миңа әлеге тәҗрибә бик ошады. Монда сайлауларны ничек бар, шулай күзәтеп була», — диде ул.

Антон Лукаш Интернетта төрле фейк хәбәрләр дә язылганын әйтте. «Мөрәҗәгатьләр килә тора. Без кагыйдәләрнең бозылу очракларын nom.24.ru порталыннан һәм күзәтүчеләрдән карап бара алабыз. Шуңа күрә куркырлык урын юк, барысы да тикшерелеп бара, ул яктан бар да тәртип», — дип билгеләп узды ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100