news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәясәтче Антон Лукаш блогерларны күзәтүче булыр алдыннан өйрәтү кирәк дип саный

Аның фикеренчә, блогерлар өчен күзәтүче булу сынау булып тора.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Социология фәннәре кандидаты, «Чиста сайлаулар өчен» корпусы башкарма комитеты әгъзасы Антон Лукаш фикеренчә, блогерларны сайлауларда күзәтүче булып җибәргәнчегә кадәр, өйрәтү кирәк. Бу хакта ул бердәм мәгълүмат үзәгендә онлайн элемтә аша сөйләде.

«Блогерлар өчен күзәтүче булу — зур сынау. Ул алар өчен җаваплылык та, чөнки телеграм-каналларда бик күп фейк-хәбәрләр тарала, ә аларның күбесе - аноним. Шуңа күрә блогерлар белән төрле хәл килеп чыгарга мөмкин», — диде ул.

Антон Лукаш блогерларның өйрәнүгә уңай каравын әйтте. «Алар тематикага тиз кереп китә. Әлеге мәсьәләне уйлап бетерергә тәкъдим итәм. Блогерларның төп максаты — подписчиклар санын арттыру, үз-үзен таныту, моның бернинди зыяны да юк дип саныйм», — дип әйтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100