news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәясәт белгече Виктор Сидоров барлык партия дә праймеризны кулланыр дип уйламый

КФУ галиме Россиядә уң партияләр электрон праймериз форматын уңышлы кулланырга мөмкин дигән фикерен белдерде.

Сәясәт белгече Виктор Сидоров барлык партия дә праймеризны кулланыр дип уйламый
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казан федераль университетының политология кафедрасы доценты Виктор Сидоров барлык сәяси партияләр дә праймериз форматын кулланыр дип уйламый. Бу хакта ул “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге матбугат үзәгендә әйтте.

"Сул партияләр - "Справедливая Россия", коммунистик партия сайлауларга үз вәкилләрен тәкъдим итү өчен съезд форматын файдаланачак. Бигрәк тә партиянең төбәк бүлекләренә таяначак. Алар праймериз ысулын кулланыр дип уйламыйм.

Уң партияләргә килгәндә, алар белән Россиядә берникадәр проблема бар. Чөнки россиялеләрнең сәяси культурасы да шундый: алар үз көченә караганда дәүләткә таянырга күнеккән", - диде Виктор Сидоров.

Уң партияләр инде праймеризны кулланды, ди сәясәт белгече. Аның сүзләренчә, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта мондый тәҗрибә булган. "Электрон рәвештә үтә торган праймеризлар оештырылыр дип уйлыйм. Уң партияләр күбрәк яшьләр аудиториясенә йөз тота. Электрон праймериз файдаланылачак", - диде ул.

Виктор Сидров праймеризны үткәрү шактый чыгымлы булуын, аны бөтен партия дә күтәрә алмавын да искәртте. Франциядә праймериз түләүле, тавыш бирү өчен 1-2 евро түләргә тиеш булуларын билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100