Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда гыйнвардан апрельгә кадәр 71 кеше алкоголь белән агуланып үлгән
Татарстанда дүрт ай эчендә 71 кеше алкоголь белән агуланып үлгән.
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада алкоголь белән агулануның барлыгы 155 очрагы теркәлгән. Аларның күпчелеге - олылар, әмма балалар арасында да агуланучылар бар (10 очрак).
Ведомствода исерткеч эчемлекләрне билгесез затлардан һәм интернет аша сатып алырга кирәкми, дип искәртәләр. Продукциянең кайда җитештерелүен раслый торган документларның булмавы сәламәтлеккә һәм тормышка куркыныч тудыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз