news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сөяктән уеп ясаучы оста Минсәлим Тимергазиев мастер-класс үткәрде

Нәкъ шушы көннәрдә Төмән шәһәренең Күргәзмәләр залында кулланма сәнгать әсәрләре ярминкәсе оештырылды

(Төмән, 9 март, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Өлкә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Тубыл шәһәрендә яшәп иҗат итүче, сөяктән уеп ясау остасы Минсәлим Тимергазиевның остаханәсендә аның мастер-класс үткәрүе каралган иде. Нәкъ шушы көннәрдә Төмән шәһәренең Күргәзмәләр залында кулланма сәнгать әсәрләре ярминкәсе оештырылды, анда Минсәлим Тимергазиев та катнашты һәм мастер-классны шушында ук үткәрде.
Бу очрашуга бер төркем мәктәп яшендәге балалар һәм зурлар килгән иде. Минсәлим күргәзмәгә төрле чималдан эшләнгән иҗат җимешләрен куйган. Анда болан, татар карты, төньяк аборигеннар шаманы сыннары, сөяктән уеп ясалган кынлы пычаклар, агачтан эшләнгән кошлар һәм башка күптөрле иҗат җимешләрен күрергә мөмкин булды.
Останың эш серләрен аңлата барып уеп ясавын бигрәк тә балалар кызыксынып күзәтте.
Оста үзе файдаланган чималлар турында да тәфсилләп сөйләде. Үгез, мамонт сөякләре, поши мөгезе, кошелот тешләре, агач, фил казык тешләре, Минсәлим остаханәсендә уеп ясау өчен төп чимал булып тора икән. Дөрес фил тешләреннән калган чималны ул иң әһәмиятле эшләр өчен генә тота, чөнки ул бик аз, узган гасырның 70 нче елларында кулга килеп кергәннән сакланганы гына бар аның кулында, чөнки бу асыл сөякнең сатылуы дөньяда тыелган. Тыелуының сәбәбе – филләрне кырылудан саклау өчен. Ирек бирелгән булса, браконьерлар фил тешләре өчен саннары болай да кими барган хайваннарны – табигатьнең бу уникаль күренешен рәхимсез рәвештә кырып бетергән булырлар иде инде, ди Минсәлим.
Минем төп шөгылем сөяктән уеп ясау икәнен белгәч, чит ил кешеләре гаҗәпләнәләр, аларда бу эш хобби урынында, чөнки яшәү чыганагы була алмый.
Өч улын да үз иҗатына җәлеп итеп остаханәсендә эшләткән Минсәлим Тимергазиевның һәм аның улларының шушы финанс кризис чорында да иҗатка тугры булып калулары безнең төбәктә үзе бер уникаль күренеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100