Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сөтне минималь сатып алу бәясен ай саен Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим итәчәк
Сөткә бәяләр мониторингы шәхси хуҗалыкларга һәм гаилә фермаларына ярдәм йөзеннән кирәк.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сөткә ай саен минималь сатып алу бәясен тәкъдим итәчәк. Сөт бәяләре атна саен мониторглана һәм ул шәхси хуҗалыкларга һәм гаилә фермаларына ярдәм күрсәтү максатыннан эшләнә. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.
Ноябрь аенда югары сортлы сөтнең 1 килограммына бәя (өстәмә кыйммәткә салымны исәпкә алмыйча) 24 сумнан, беренче сортлы сөткә – 22 сумнан, халыктан сатып алынучы сөткә 20 сумнан ким булырга тиеш түгел дип билгеләнгән. Халыктан сатып алынучы сөтнең уртача бәясе октябрь ае белән чагыштырганда 2 сум 84 тиенгә арткан.
Сөткә иң югары бәя Аксубай районында килограммына 22 сумнан түләнә. Шул ук вакытта чималны 19 сумнан азракка сатып алучы районнар бар. Мәсәлән, Ютазы районында – 17, Алабуга , Зәй, Лениногорск, Түбән Кама районнарында – 18 әр сумнан, Апаста 18 сум 50 тиеннән түлиләр.
Исегезгә төшерәбез: быел шәхси хуҗалык тотучы татарстанлыларга чыгымнарны каплау өчен бер савыла торган сыер башына 3 меңнән, ә кәҗәгә, бәрәннәре 1 яшьтән арткан очракта аларга да, 1 мең сумнан субсидияләр бүленде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз