news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сөт сезнең икътисадыгыз, акчагыз һәм дәрәҗәгез - Чүпрәле авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы

Ел төгәлләнә, ә моңарчы күрелмәгән нәтиҗә - һәр сыердан 5500 килограмм сөт җитештереп булырмы, дип борчыла район газетасы.

 (Чүпрәле районы, 13 декабрь, “Татар-информ”, “Туган як”, Рәшит Фәтхуллов). Ел тәмамланырга санаулы көннәр калды, димәк, еллык эшкә нәтиҗә ясарга да вакыт җитә. Чүпрәле районы терлекчеләре үз алларына куелган бурычны үти алырмы? Моңарчы район тарихында күрелмәгән нәтиҗә - һәр сыердан 5500 килограмм сөт җитештереп булырмы? Районның “Туган як” газетасы яңа санында шуңа игътибар биргән.

Хуҗалыкларның товарлыклы-сөтчелек фермаларында үткән һәр семинар шушы максатны күздә тота. Тотрыклы гына эшләп килгән тармакның көз айларында үз позициясеннән чигенүе, билгеләнгән үрне яулауда шактый ук дәрәҗәдә шик тудырды. Дөрес, агымдагы елның 11 аенда тулаем 226619 центнер сөт җитештерелде. Бу, былтыргыга караганда, 6 процентка артыграк, ягъни 1 сыерга күчереп исәпләгәндә 5024 килограмм продукция туры килә. “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасының Матак филиалында үткән чираттагы семинарда да шул хакта сүз барды. Филиал директоры Владимир Сурскийның әйтүенә караганда, бүген биредәге 150 баш сыерның һәркайсыннан тәүлек саен уртача 10 килограмм сөт савыла. Терлекчеләр сөт малының продуктлылыгын 190 килограммга арттыруга ирешкән. Уңышның сере нидә, дигәч тә, моны биредә хезмәт дисциплинасын яхшырту, рационны микро- һәм макроэлементлар белән баету, көтүне яшь таналар хисабына тулыландыру барәбәренә ирешелүен әйтәләр.

Район буенча да кайбер күрсәткечләрдә уңай динамика бар. Узган елга караганда, үрчем 98 башка артык алынган, мөгезле эре терлекләр саны 224 башка арткан. Ни үкенеч, барлык фермаларда да эш тигез оештырылмаган. П.В. Дементьев исемендәге Шигали филиалында, мәсәлән, узган елга караганда, тулаем сөт җитештерүне 2061 центнерга киметтеләр. “Сөт сезнең икътисадыгыз, акчагыз чыганагы һәм яшәү дәрәҗәгез”,- дип, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтҗанов кат-кат искәртте. Семинар ахырында ноябрь ае буенча яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасының Чуваш Бизнәсе филиалы директоры Фәнис Юсупов (мөгезле эре терлекләрнең һәркайсыннан 985 грамм артым), Городище филиалының ветеринария табибы Антонина Васильева, (1 генә баш терлек үлгән), Матак филиалының көтүне яңарту буенча технологы Анатолий Головин ( 206 баш яшь үрчем алынган, былтыргыга караганда, 32 башка артык булган) һәм Цильна җәгыятенең 2 номерлы товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Илнур Фәткуллов (продуктлылык буенча иң яхшы ферма, һәр сыердан уртача тәүлек саен 28 килограмм) акчалата бүләккә лаек булдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100