Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сөт сату күләме буенча Россия төбәкләре арасында Татарстан алдынгы урында тора
Авыл хуҗалыгы оешмаларының тәүлеклек сөт сату күләме 4 процентка артты.
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Тәүлеклек сөт сату күләме буенча Россия төбәкләре арасында Татарстан Республикасы алда бара. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада көн дәвамында 3,3 мең тонна сөт сатыла.
Чагыштыру өчен: Краснодар өлкәсендә тәүлегенә 2,6 мең тонна, Воронежда 1,8 мең тонна сөт сатыла. Россиядә авыл хуҗалыгы оешмаларыннан тәүлеклек сөт сату күләме 42,3 мең тонна. Бу узган ел белән чагыштырганда 4 процентка артыграк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз