news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сөт ризыкларын кибеттә урнаштыру турында сораулар өчен кайнар элемтә эшли

1 июльдән сәүдә залында яки сату урынында сөт продуктларын урнаштыру кагыйдәләренә үзгәрешләр керде.

(Казан, 14 август, "Татар-информ"). Татарстанда сөт, составында сөт булган һәм сөтле ризыкларны кибет киштәсендә урнаштыру кагыйдәләре буенча кайнар элемтә эшли башлады. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сорауларга Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләре җавап бирәчәк.

Консультация алу өчен 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (843) 273-34-85 номерына шалтыратырга кирәк. Шулай ук барлык кызыксындырган сораулар белән  8-800-555-49-43 номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.:

  • 1 июльдән сәүдә залында яки сату урынында сөт продуктларын урнаштыру аларны башка азык-төлек продуктларыннан визуаль аерырга мөмкинлек бирә торган ысул белән башкарылырга һәм «Сөт майлары алмаштырылмаган продуктлар» дигән мәгълүмат язуы белән билгеләнергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100