news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сөт продукциясенең чын составын смартфон аша ачыклый торган сылтама тәкъдим ителде

Рөстәм Миңнехановка сөт продукциясе турында QR код аша мәгълүмат алу турында сөйләделәр.

Сөт продукциясенең чын составын смартфон аша ачыклый торган сылтама тәкъдим ителде
Александр Эшкинин

(Лаеш, 28 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка сөт продукциясе турында QR код аша мәгълүмат алу турында сөйләделәр. Смартфон аша пакеттагы сөт составын ачыклап булачак.  Биектау районының "Касымов" сөт комбинаты "Бәрәкәтле" бренды белән чыгара торган сөт продукциясе бүген Лаешта "Татарстанда кыр көне-2018" агротехник күргәзмәсендә тәкъдим ителгән иде.

Моны авыл хуҗалыгы тармагында цифрлы трансформациянең бер мисалы дияргә була. QR кодны смартфон камерасы аша "укып", продукция турында тулы мәгълүмат килеп чыга. Шушы иннновацияне кертүче "Агроинновации" ширкәте вәкилләре әйтүенчә, сөт продукциясе җитештерелү нечкәлекләре турында тулы "тарих"ны белеп була. "Төргәге, завод фотосы; продукциянең кайсы нәселле, күпме сыердан алынганы; җитештерелгән, савылган, эшкәртелгән, озатылган вакыты куелган. Бу - коры сөт түгел, табигый продукт. Без азык- төлек куркынычсызлыгын кайгыртабыз, ә ул иң беренче чиратта балаларга кагыла, чөнки балалар сөт эчә. Башта сынау рәвешендә иде, хәзер производствога кертеп җибәрәбез", - дип белдерде компания вәкиле.

Ул бу сөтне җитештерүдә Саба, Арча, Әтнә районнары катнашканын әйтте. "Безнең бурыч - кешеләрнең "коры" сөт эчмәве", - диде.

Ширкәт вәкилләре Рөстәм Миңнехановтан, продукцияне сурәткә төшереп, Инстаграмга куюны сорадылар. Президент, монда Интернет начар тота, дисә дә, егетләргә каршы килмәде. Вәкилләр санаулы секундлар эчендә шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев белән дә фотога төшәргә өлгерделәр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot