Сөт продуктлары, яшелчә һәм җиләк-җимеш кыйммәтләнә бара
Кәбестә, алма, бәрәңге бәясе соңгы бер атнада 3,3-5,2 процентка күтәрелгән
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанстат узган атнада Казанның кулланучылар базарында бәяләр үзгәрешен игълан итте. Аннан күренгәнчә, башкала базарлары һәм кибетләрендә яшелчә белән җиләк-җимеш кыйммәтләнә бара. Мәсәлән, кәбестә, алма, бәрәңге бәясе соңгы бер атнада 3,3-5,2 процентка күтәрелгән. Кишер белән башлы суган да 1,3-2,1 процентка кыйммәтләнгән.
Сөт продуктлары да үсешен дәвам итә. Атланмай, каты сырларда бәяләр үзгәреше 1,1-1,4 процент тирәсе булса, майлы эремчек-0,8 процентка, каймак-0,3 процентка кыйммәтләнә төшкән. Башка төр туклану продуктлары арасында йомырка бәясенең 0,4 процентка, токмачның - 0,8 процентка күтәрелүе күзгә ташлана.
Шул ук вакытта төп туклану продуктларыннан саналган катырылган балык, шикәр комы, көнбагыш мае, бодай оны һәм тары ярмасының 0,6-3,9 процентка кадәр очсызлануы мәгълүм.