news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Сөт продуктлары бәяләре күтәрелде
Казанның сәүдә нокталарында яшелчә һәм җиләк-җимеш бәясе дә үсешен дәвам итә
Скопировать ссылку
(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Бодай оны 2,3 процентка, тары ярмасы – 2, көнбагыш мае - 0,5 процентка, токмач 0,2 процентка очсызланган. Шул ук вакытта яшелчә һәм җиләк-җимеш бәясе үсешен дәвам иткән. Соңгы бер атнада Казанның кулланучылар базарындагы төп бәяләр үзгәреше әнә шуннан гыйбарәт.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе мәгълүматларына караганда, иң зур бәяләр үзгәреше кәбестәдә. Аның хакы 14 процентка күтәрелгән. Бу чорда башлы суган - 5,4, кишер - 4,5,бәрәңге –якынча 4 процентка, алма-1,7 процентка кыйммәтләнә төшкән.
Җитештерүчеләрнең сатып җибәрү бәясен күтәрүе сәбәпле, сөт һәм сөт продуктлары бәяләре дә арту ягына үзгәреш кичергән. Стерильләштерелгән сөт бәясе 5,6, пастерильләштерелгәне -1,4 процентка, атланмай-1,1 процентка, каймак һәм майлы эремчек - 0,4-0,6 процентка күтәрелгән. Йомырка, шикәр комы һәм дөге ярмасы бәясе дә 1,1-1,7 процентка арта төшкән.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot