Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сөт кимүнең сәбәбе – терлек азыгында протеин җитмәү – авыл хуҗалыгы министры урынбасары
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). Кичә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында туклыклы һәм югары протеинлы азыклар куллануның нәтиҗәлелеген арттыру һәм терлекчелек продукциясе җитештерү күләмнәрен арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Бу хакта аграр ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Анда министрлык белгечләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, республиканың 160 эре сөт хуҗалыклары, инвестиция компанияләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә узды.
Семинар башында Марат Әхмәтов 2017 елгы уңышка әзерләнү, аерым алганда, туфракта дымлылыкны саклау мәсьәләләренә тукталды. «Туфракта бер метрга кадәр дымлылык запасы булу һәм дым саклау чараларын күрү быел 4,3 миллион тонна уңыш җыеп алырга мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Бүгенге көндә республика аграрийлары алдында туфракта көзге-кышкы дымны саклап калу бурычы тора. Моның өчен сөрүлек җирләрен мөмкин кадәр тирәнрәк сөрергә кирәк. 20 октябрьгә Арча муниципаль районында дымлылык – 189 мм, Лаеш муниципаль районында – 162 мм. Шул ук вакытта Азнакай муниципаль районында бу күрсәткеч 93 мм гына, ә Бөгелмә муниципаль районында – 84 мм.
«Яхшы уңыш алуны гарантияли торган дымлылык запасы – 200 мм, – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.– Туфракны анда кышкы явымнар запасы сакланып калырлык итеп эшкәртергә кирәк».
Ул бу ел башында шул ук состав белән Балтач муниципаль районының “Кызыл юл” АХҖК базасында булган идек, дип искәртеп узды. Марат Әхмәтов әйтүенчә, соңгы еллар анализыннан күренгәнчә, сөтчелек тармагына иннновацияләр һәм яңа технологияләр кертергә кирәк.
«Узган коллегиядә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмен ел саен чагыштырма бәядә 5 процентка арттыруны тәэмин итү бурычы куелган иде, – дип билгеләп үтте министр. – Бүген без шуңа йомгаклар ясарга һәм киләчәккә планнар билгеләргә җыелдык».
Алга таба төп доклад белән министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 9 айда сөт җитештерү узган елга карата 103 процент тәшкил итә. Бу артым Әтнә (119 процент), Кукмара (116), Саба (112), Тәтеш (110), Аксубай (109), Балтач (107) һәм Чүпрәле (107) муниципаль районнарында күзәтелә. Ә Әлмәт (80), Кама Тамагы (82), Чистай (91), Теләче (94), Мамадыш һәм Яңа Чишмә ( 95әр), Алексеевск (96) муниципаль районнары исә сөт җитештерүне киметкән.
«Сөт җитештерүнең кимү сәбәпләре арасында – терлеклерне баланслы тукландырмау (продукция 20-30 процентка кадәр юкка чыга), эшләүчеләр хезмәтен кызыксындыру чараларының җитәрлек булмавы, хезмәт хакын даими тоткарлау», – дип ассызыклады Нәҗип Хаҗипов.
Министр урынбасары Балтач муниципаль районының “Кызыл юл” хуҗалыгының терлекчелек тармагында башкарыла торган эш турында җентекләп сөйләде. Малларны тукландыруда заманча технологияләр кертү, яшь терлекләрне карау, прогрессив кызыксындыру чараларын куллану аркасында бу хуҗалыкта терлекләрнең артымы тотрыклы үсә. 2013 елда эре мөгезле терлекләрнең тәүлеклек уртача артымы 748 грамм булса, 2016 елда 845 граммга җиткән.
«Кызыл Юл» хуҗалыгында көнлек сөт җитештерү күләме 4,7 мең тонна (узган елга карата 116 процент) булыр дип көтелә, 1 сыердан савым – 7157 кг (+468 кг), эре мөгезле терлек итен җитештерүдәге артым 6 процент булачак.
«Киңәшмә уздырыр алдыннан безнең белгечләр республиканың берничә хуҗалыгында булдылар», – диде Нәҗип Хаҗипов. - Мондый сәфәрләрнең анализыннан күренгәнчә, кайбер хуҗалыкларда терлекләрне ашату технологияләренә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләрен кызыксындыру чараларына игътибар җитеп бетми”, - дип билгеләп узды ул.
Нәҗип Хаҗипов ашлык кукурузының туклылыгын билгеләп үтте. Аның сүзләреннән аңлашылганча, республикада 20 экструдер һәм 13 май пресслау җайланмасы эшли. «Бу юнәлештә Балтач районы хуҗалыклары актив эшли, районда 7 берәмлек шундый техника бар, Саба районында – 5, Кукмара районында – 3», – дигән мәгълүмат бирде министр урынбасары.
«Сөт кимүнең төп сәбәпләреннән берсе – терлек азыгында протеин һәм энергия җитмәү», – диде Нәҗип Хаҗипов.
Киңәшмә барышында шулай ук Актаныш районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов чыгыш ясады. Ул семинарда катнашучылар белән районда сөт җитештерү тәҗрибәсе белән, әзерләнгән азыкның сыйфатын анализлау йомгаклары белән уртаклашты.
Семинар ахырында Марат Әхмәтов хуҗалыклар җитәкчеләренә терлекчелек тармагына һәм терлекләрне тукландыру технологияләренә игътибарны арттырырга кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз