Сөт җитештерү рейтингында Әтнә районы I урында бара
Район моңа кадәр дә алдынгылыкны бирмәде
(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанның сөт җитештерү рейтингында Әтнә районы, элеккечә үк, I урында бара.
“Рейтингны билгеләгәндә исәпкә алынучы бер баш сыердан сөт савуда беренчелекне Саба районы белән бүлешәбез. Ә авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына сауган сөт күләме буенча безгә җитүче юк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының гомуми таблицасында да без I урында”, дип яза районның “Әтнә таңы” басмасы.