Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сөт җитештерү күләме буенча Балтач, Кукмара һәм Мамадыш муниципаль районнары - лидерлар рәтендә
Узган тәүлектә Татарстанда 3 мең тонна чамасы сөт җитештерелгән
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 2893,6 тонна сөт җитештерелгән, бу узган елгы шушы вакыттагы күрсәткечләрдән 130,8 тоннага күбрәк. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сөт җитештерү күләме буенча Балтач (159,2 т), Кукмара (149,5 т) һәм Мамадыш (146,6 т) муниципаль районнары - лидерлар рәтендә. Ай башында сөт күләме 111,2 тоннага арткан. Мамадыш һәм Әтнә муниципаль районнарында бер сыердан уртача 18,7 кг, ә Саба районында 17 кг сөт савып алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз