news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сөт җитештерү буенча Кукмара районы - алдынгы урында

Кукмара районында 240 тонна сөт савылган.

Сөт җитештерү буенча Кукмара районы - алдынгы урында
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 5 апрельгә булган мәгълүматлары буенча, Татарстанның Кукмара районында 240 тонна сөт савылган (112%). Икенче урында – Балтач районы - 209,5 тонна сөт (109%), өченчедә Әтнә районы - 198,3 тонна (103%). Республика буенча бүген 3499,6 тонна сөт савып алынган.

Кукмара районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Илһам Ганиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, Кукмарада иң күп сөтне “Урал” һәм “Вахит” авыл хуҗалыгы кооперативларында савалар. “Урал”да – 2 650, “Вахит”та – 2 435 баш сыер исәпләнә. Көн саен алардан 64-70 тонна сөт савып алына. Җәй айларында бу күрсәткеч югарырак була . “Сөт җитештерү күләмен арттыру сыерларны дөрес һәм яхшы тукландыруга, тәрбияләүгә бәйле”, - дип билгеләп узды ул.

Республикада сөт җитештерү буенча артта калган районнар исемлегендә Бөгелмә, Чирмешән, Баулы, Чистай, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Кама Тамагы, Менделеевск бар.

Министрлык мәгълүматлары буенча, республикада бүген 3499,6 тонна сөт савып алына. Узган ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 104 процентны тәшкил итә. Татарстанда бер сыердан көненә уртача 14,6 кг сөт савып алына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100