news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сөт, икмәк, шикәр һәм кайбер яшелчәләрнең бәяләре артмаячак

Шул ук вакытта ведомство сәүдә челтәрләре тарафыннан бәя арттыру дәрәҗәсен чикләү турындагы йөкләмәләрне кабул итү ирекле характерда

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). «Ашан», «Атак», «О’Кей» һәм «Магнит» сәүдә челтәрләре азык-төлеккә бәя арттыруны 5 процентка кадәр чикләячәк.

Челтәрләр үзләре теләп социаль әһәмиятле 4 төркем товарга өстәмә бәяләрне чикләячәк. Алар — сөт продукциясе, икмәк-күмәч әйберләре, шикәр һәм «борщ җыелмасы» яшелчәләре. Бу хакта Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт хәбәр итә.

Ретейлерлар сатып алучыларга мәгълүмат бирү өчен кибет киштәләрендә әлеге продуктларны «Социаль товар» тамгасы белән билгеләргә планлаштыра.

«О’Кей» һәм «Магнит» кибетләре 1 марттан, ә «Ашан» һәм «Атак» 3 марттан чикләүләр кертә.

«Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт фикеренчә, социаль әһәмияткә ия продуктларга сәүдә бәяләрен чикләү гражданнар өчен азык-төлек товарларын алу мөмкинлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта ведомство сәүдә челтәрләре тарафыннан бәя арттыру дәрәҗәсен чикләү турындагы йөкләмәләрне кабул итү ирекле характерда булуын ассызыклый», диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Социаль әһәмиятле продуктларның аерым төрләренә бәяләрне сәүдә челтәрләре тарафыннан чикләү механизмы РФ Хөкүмәтенең Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы йөкләмәсе кысаларында эшләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100