news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сөт бәяләре төшсә дә, авыл халкына авырлыкларны сабырлык белән узарга киңәш итәләр

Камияр Байтимеров сөт бәяләре мартта тотрыкланыр дигән өмет бар, дип әйтте.

(Казан, 2 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, сөт бәяләре төшү сәбәпле, авыл халкының ашыгыч карарлар кабул итмәячәгенә ышануын белдерде һәм бу чорны сабыр булып уздырырга киңәш итте.

Камияр Байтемиров ассоциация съездында сөтнең өчтән бер өлеше крестьян-фермер хуҗалыкларында, шәхси хуҗалыкларда җитештерелүен әйтте. Савым сыерларының баш санын арттыру, савым күрсәткечләрен арттыруга дәүләт ярдәме белән ирешелгәнен билгеләп узды. 2017 елда фермер хуҗалыкларына, крестьян хуҗалыкларына субсидияләр рәвешендә 2 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шәхси хуҗалыкларга 730 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән. Камияр Байтемиров моның өчен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка рәхмәтен җиткерде. Аның әйтүенчә, Россия төбәкләреннән эшмәкәрләр мондый мөмкинлекләр белән мактана алмый.

"Шулай да, 2017 елның өченче кварталыннан башлап, сөткә бәяләр төшә башлады. Кече хуҗалык формалары ай саен 140 млн сум акча югалта. Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы чаралары, Рөстәм Миңнеханов тырышлыгы, безгә сөт бәяләре мартта тотрыкланыр дигән өмет бирә. Югалганны кайтарып булмый", - диде Камияр Байтемиров.

Әмма, ассоциация җитәкчесе, проблема чишелешен озакка сузмаска кирәк, дип саный. Юкса баш санын югалтачакбыз, ди. "Крестьян хуҗалыклары бу вазгыять буенча әмәлен тиз таба. Крестьяннар үзләрен туендыручыларга, ягъни терлекләренә, сыерларына карата акыллы карар кабул итәр дип өметләнәбез. Төрле вакытлар була, ләкин крестьяннар һәрвакыт дәүләтнең терәге булган. Безгә шушы чорны сабыр булып үткәрергә кирәк", - дип белдерде Камияр Байтемиров. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100