news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

С.Степашин: “Бюджет акчаларын куллануда бернинди тайпылыш-хилафлыклар табылмады”

Бүген без “Казан-2013” башкарма дирекциясенә, “Сочи-2014”некенә кебек, ташламалы салым түләү мөмкинлеген тәкъдим итәбез, һәм биредә 600 млн. сум турында сүз бара, дип игълан итте РФ Хисап палатасы рәисе

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Ратушасында РФ һәм ТР Хисап палаталары коллегияләренең уртак утырышы булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров һ.б. рәсми затлар катнашты.

Утырышның көн тәртибенә бер мәсьәлә – 2013 елда Казанда булачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрүгә әзерлек эшләренә һәм оештыруга юнәлтелгән 2009 елда һәм 2010 елның узган чорында федераль бюджет субсидияләрен һәм башка финанслау чыганакларыннан алынган акчаларны куллануны тикшерү чыгарылган иде.

Илнең сәяси җитәкчелеге массакүләм спортны үстерүгә игътибар итә, моны тормышка ашыру барышында, мәсәлән, 2013 елда Казанда булачак Универсиада һәм Сочида 2014 елгы Олимпия уеннары Россия төбәкләренең социаль-икътисади үсешенә зур этәргеч бирәчәк һәм мондый халыкара спорт форумнарына федераль бюджеттан шактый суммада ассигнованиеләр каралган. Әлеге проектларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру һәм аларны финанслауны контрольда тоту исә РФ Хисап палатасы эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора, дип искәртте С.Степашин утырышта. Аның сүзләренчә, Казанда Универсиадага әзерлек спорт объектларын салу графигы һәм төп чаралар графигына ярашлы рәвештә бара. Соңыннан журналистлар белән булган очрашуда ул, быел тагын 5 зур объект кулланылышка тапшырылачак, 2012 елга Универсиада объектлары тулысынча төзелеп бетәчәк һәм алар спорт ярышлары барышында XXVII Бөтендөнья җәйге спорт уеннарына кадәр ныклы сынау узачак, дип шәрехләде.

Утырыш барышында С.Степашин, Казанда спорт объектлары төзелешендә шәхси бизнес һәм дәүләт партнерлыгы буенча үрнәк тәҗрибә аеруча үзен сиздерә, республика органнары һәм бизнесның үзара хезмәттәшлеге мактауга лаек, диде. Аудиторлык тикшерүе барышында кайбер хилафлыклар табылса да, алар шунда ук төзәтелде, аның каравы, бюджет финансларын куллану буенча бернинди дә тайпылыш-хилафлыклар табылмады, дип игълан итте РФ Хисап палатасы рәисе “Татар-информ” хәбәрчесе соравына җавабында. Бары тик проектның 9 млрд. сумга кыйммәтләнүен билгеләп үтәсе кала, әмма республика моны федераль Хөкүмәт алдында раслый алды – боларны, чыннан да, тормыш куша: технологияләр кыйммәтлеге, куркынычсызлык тәэмин ителеше, Универсиада авылы, футбол стадионы төзелешләре мәсьәләләренә бәйле. Әйтик, Универсиада авылында җирнең кв.метры 31,7 сум тора – ил буенча бу әллә ни кыйммәт түгел дип санала, дип шәрехләде С.Степашин. Аның сүзләренчә, Владивостокта АТЭС саммитына әзерлек кыйммәтрәккә төшә, “ә Сочи турында әлегә берни дә әйтмим”, диде ул. Хилафлыклар исә җир реестрында җир участокларын милек буларак тапшыру-күчерү мәсьәләсенә, ягъни рәсмиләштерүләргә кагыла, шулай ук спорт объектларын куллану концепциясе расланмаган булган. “Бүген Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов аны расларга тиеш, ләкин ул эш спорт объектлары салынганчы ук расланса яхшырак булыр иде”, - диде С.Степашин.

Президент Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Универсиадага әзерлек эшләренә финанслау үз вакытында башкарыла, республика алган йөкләмәләр һәм Универсиада объектлары төзелеше алданрак та үтәлә бара һәм алар, кулланылышка тапшыру белән, файдаланыла. С.Степашин да шуны куәтләп, спорт объектларын Универсиадага кадәр һәм аннан соң файдалану мәсьәләсендә республикада бернинди проблема юк, алар төзелешенә киткән акчаларның нәтиҗәлелеге шуның белән дә аңлатыла, чөнки киләчәктә алар озак еллар хезмәт итәчәк. Гомумән, бюджет акчаларын нәтиҗәле һәм максатчан сарыф итүне оештыру республикада югары дәрәҗәдә, дип бәяләде РФ Хисап палатасы җитәкчесе.

Уртак коллегия утырышында, Универсиадага дип төзелә һәм реконструкцияләнә торган 65 объектка төрле чыганактан 36,6 млрд. сум сарыф ителәсе каралган, шул исәптән 30 объект төзелешенә чыгымнар - тулысынча федераль бюджеттан, диелде. 1 сентябрь мәгълүматлары буенча, федераль бюджеттан субсидия рәвешендә һәм республика белән уртагыннан финанслашу шарты белән ТР бюджетына күчерелгән 20,9 млрд. сумның 11,4 млрд. сумы ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан сарыф ителгән. ТР бюджеты хисабына исә 27 объект реконструкцияләнә һәм 4се (футбол стадионы, чирәмдәге хоккей үзәгенең икенче чираты, спорт һәм ату комплекслары) төзелә дип килешенгән, боларга 5,9 млрд. сум акча китер дип ниятләнә. Шулай ук бюджеттан тыш акчалар да җәлеп ителә.

Болардан тыш, С.Степашин билгеләп үткәнчә, Универсиада объектлары төзелешенә 93 процент татарстанлы җәлеп ителү дә республика файдасына хезмәт итә, чөнки мәшгульлек проблемасы беркадәр чишелә. Бүген без “Казан-2013” башкарма дирекциясенә, “Сочи-2014”некенә кебек, ташламалы салым түләү мөмкинлеген тәкъдим итәбез, һәм биредә 600 млн. сум турында сүз бара, дип игълан итте С.Степашин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100