Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сентябрьдән Россия банклары акча күчергән вакытта бердәм QR-код кулланырга тиеш булачак
Быелның 1 сентябреннән Россия банклары акча күчергән вакытта универсаль QR-код кулланырга тиеш булачак. Бу хакта Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Тулинның РФ Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Михаил Делягин мөрәҗәгатенә җавап хатында шулай диелә. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Көндәшлекне үстерү, гражданнарга һәм бизнеска уңайлы булу, шулай ук базарда катнашучыларның барысына да сервислардан тигез файдалану мөмкинлеген бирә торган инфраструктура тәэмин итү максатыннан универсаль түләү коды турында федераль закон кабул ителде», – дип билгеләп үтте Тулин үз юлламасында.
Үзәк Банк Рәисенең беренче урынбасары сүзләренчә, әлеге яңалык кулланучыларга алар өчен уңайлы түләү ысулын мөстәкыйль рәвештә сайларга мөмкинлек бирәчәк.
Регулятор вәкиле билгеләп үткәнчә, Россия Банкында түләү базарын һәм карталарга альтернатива булган түләүнең уңайлы ысулларын үстерү карта ярдәмендә түләүләр күләмен киметү һәм сәүдә-сервис предприятиеләренең транзакция чыгымнарын тигезләү өчен шартлар тудырыр дип фаразлыйлар.
2026 елның сентябреннән сәүдә-сервис предприятиеләрендәге кассаларда кулланучыларга бер генә универсаль QR-код тәкъдим ителәчәк. Хәзер бердәм QR-кодтан тыш, кассаларда төрле банк QR-кодлары да очрый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз