Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сентябрьдән зур кунакханәләр кунакларны МАКС аша урнаштырырга тиеш булачак
Агымдагы елның 1 сентябреннән Россиянең зур кунакханәләре МАКС илкүләм мессенджеры базасында паспорт күрсәтмичә генә урнашу мөмкинлеге бирергә тиеш булачак. Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының кунакханә һәм туристлык менеджменты кафедрасы мөдире Роман Гареев шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Номерлары 50дән артык булган зур кунакханәләр өчен 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керә торган яңа кагыйдәләр илкүләм мессенджер кулланып, кәгазь паспорттан башка урнашу процедурасын рәсмиләштерә», - дип аңлатты белгеч, якын киләчәктә Россиядә кунакханә хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүне шәрехләп.
Гареев билгеләп үткәнчә, сүз нәкъ менә МАКСның «Цифрлы ID» аша шәхесне раслауның альтернатив ысулын кертү турында бара. Төзәтмәләрдә әйтелгәнчә, РФ гражданины өчен шәхесен раслаучы физик документ булмау моннан соң кунакханәгә урнашу өчен киртә булып тормый.
Балигъ булмаган балаларда да (законлы вәкилләре шәхесләрен раслаган очракта) кунакханәләргә цифрлы ысул белән урнаша ала. Моннан тыш, Бердәм биометрик системаны куллануның элек расланган шартлары хәзер дәүләт хезмәтләре федераль порталының мобиль кушымтасына да кагыла.
Июль азагында ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы Татарстанда 35 кунакханә МАКС илкүләм мессенджеры базасында паспорт күрсәтмичә генә цифрлы урнаштыру функциясен гамәлгә керткән, дип хисап тотты. Киләчәктә мондый мөмкинлек республиканың тагын 109 кунакханәсендә барлыкка килергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз