Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
С.Сәйдәшев исемендәге “Яшь композитор” IV республика бәйгесе старт ала
С.Сәйдәшев исемендәге “Яшь композитор” IV республика бәйгесе старт ала
(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). 11-13 апрельдә Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында С.Сәйдәшев исемендәге “Яшь композитор” IV республика конкурсы үтәчәк. 11 апрельдә ул Халыкара бәйгеләр лауреаты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты композитор Рәшит Кәлимуллинның авторлык концерты белән башланып китә.
Бәйгене Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Композиторлар берлеге, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, шулай ук Мәдәният һәм сәнгать буенча югары уку йортларының республика методик кабинеты гамәлгә куйган.
Казанның 1000 еллыгына багышлап үткәреләчәк бу бәйге – талантлы балаларны һәм яшьләрне табу, аларны музыкаль иҗатка һәм милли-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү максатыннан дүртенче тапкыр оештырыла. Иҗат һәм импровизация номинацияләрендә үтәчәк “Яшь композитор” бәйгесендә башкаланың музыка мәктәпләре укучылары, шулай ук Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Бөгелмә сәнгать мәктәпләре, Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәп-лицее һәм республиканың музыкаль училищелары катнаша.
“Иҗат” номинациясендә катнашучыларга вокал (аерым һәм ансамбль өчен) һәм инструменталь жанрдагы әсәрләр, ә “Импровизация” номинациясендә көч сынашучыларга - импровизация өчен төрле стилистикадагы 5 тема тәкъдим ителә. Алар түбәндәгеләр: классик, хәзерге заман стиле, халык музыкасы (татарча, русча һәм джаз стиле). Импровизациянең формасын һәм жанрын катнашучылар үзләре сайлап ала.
Казанга “Яшь композитор” бәйгесенә махсус киләчәк П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе профессоры, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Татьяна Чудова укытучылар һәм укучылар өчен мастер-класс үткәрәчәк. Ул үзе белән укучылары – Халыкара һәм Бөтенроссия бәйгеләре лауреаты, “Яңа исемнәр” халыкара хәйрия программасы, шулай ук В.Спиваков һәм Н.Петров Халыкара хәйрия фондлары стипендиаты Никита Мндоянц һәм “Бәллүр камертон-2003” Бөтенроссия бәйгесе лауреаты Александра Грачеваны да алып киләчәк.
“Яшь композитор” бәйгесе 13 апрельдә Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында бәйге лауреатлары, дипломантлары һәм кунаклары катнашындагы Гала-концерт белән тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз