news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

С.Сәйдәшев исемендәге концерт залында татар көйләре яңгыраячак

Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында ТР Дәүләт кыллы квартеты “Татар музыкасы җәүһәрләре” исемле концерт программасын тәкъдим итә

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында ТР Дәүләт кыллы квартеты “Татар музыкасы җәүһәрләре” исемле концерт программасын тәкъдим итә.

Көйләр кичәсе Халыкара музыка көненә багышлана. Залның концерт бүлегеннән хәбәр ителгәнчә, программада халыкка татар композиторлары көйләрен җиткерү каралган. Татарстанның Дәүләт кыллы квартетында Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары, РФ атказанган артистлары, ТР халык артистлары - Шамил Монасыйпов, Марат Зарипов, Камил Монасыйпов һәм Альберт Әсәдуллин уйныйлар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100