news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында романслар кичәсе уза

Кичә кунаклары Наталья Павлова һәм Алексей Степанов башкаруында романслар ишетәчәк

(Казан, 6 ноябрь, “Татар–информ”). Иртәгә С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында “Романс һәм гитара” дигән концерт була.
Концертның программасы борынгы романслар, шәһәр романслары һәм җырлары, гитара музыкасы шедеврларын үз эченә ала. Аларны Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреатлары Наталья Павлова һәм Алексей Степанов башкара.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100