Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сүриянең дин эшләре буенча министры: Без татарларны яратабыз
Министр Татарстан, Чечня, Дагыстаннан булган Россия мөселман галимнәре белән шәхсән таныш булуы турында белдерде.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең Көнчыгыш илләре институтында Сүриянең дин эшләре буенча министры Мөхәммәд Габделсаттар әл-Сәиди катнашында утырыш төгәлләнде. Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институты фәнни җитәкчесе Виталий Наумкин рәислегендәге утырышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Көн тәртибендә төп мәсьәлә булып Сүриядә баручы вакыйгалар буенча бердәм конференция оештыру мәсьәләсе торды, Россия ягы “чечен кампанияләре” мисалындагы конфликтлы ситуацияләрне хәл итү буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклаша алачак.
Катнашучыларны сәламләп, министр, шәйх буларак, Татарстан, Чечня, Дагыстаннан булган Россия мөселман галимнәре белән шәхсән таныш булуы турында белдерде.
“Мин мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм Чечня мөфтие Сәлах Межиевка тирән ихтирамымны белдерәм”, – диде ул. Шәйх шулай ук Сүрия территориясендә террорчылыкка каршы сугышта ярдәм өчен Россиягә рәхмәтен җиткерде: “Әгәр Россиянең кораллы көчләре булмаса, безнең ил дөньяның сәяси картасында калмаган булыр иде”. Әмма әл-Сәид ассызыклаганча, мәгълүмати идеологик көрәш хәрбигә караганда күпкә катлаулырак.
Министр әйткәнчә, билгеләнгән проблемалар буенча тәртип кертүдә Сүрия ягы өчен Россия тәҗрибәсе кыйммәтле, шул сәбәптән ул татар-мөселманнарның традицион ислам кыйммәтләре яңарышындагы ролен: “Без Сүриядә татарларны бик яратабыз”, – дип ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз