Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәрия Сабурская: Үз илеңә ышанырга һәм үзеңне лаеклы тотарга кирәк
Безнең дәүләт көчле, без үз Ватаныбызга ихтирамлы булырга тиеш, ди омбудсмен.
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Бүгенге шартларда россиялеләргә борчылырга яки паникага бирелергә кирәкми, киресенчә, үзеңне лаеклы тотарга һәм үз илеңә ышанырга кирәк.
Бу хакта Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әйтте.
Дәүләт бүген россиялеләргә һәрьяклап ярдәм итә һәм моңа җавап итеп, алар да үз илләрен якларга тиеш, дип саный Сабурская. «Эшләргә кирәк, үз-үзеңне лаеклы тотарга һәм, әлбәттә, бер генә очракта да курыкмаска кирәк. Безнең дәүләт көчле. Без үз Ватаныбызга ихтирамлы булырга тиеш», — дип ассызыклады омбудсмен.
Искәртеп үтәбез, 21 февральдә Россия Президенты Владимир Путин ДНР һәм ЛНР бәйсезлеген тану турындагы указларга кул куйды. Берничә көннән соң халык республикалары Украина агрессиясенә җавап кайтаруга ярдәм сорап Россиягә мөрәҗәгать итте. 24 февраль көнне Россия Федерациясе ЛНР һәм ДНР халкын яклау максатында махсус хәрби операция башлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз