news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәрия Сабурская: Тавыш бирү көннәрендә Татарстанда кеше хокукларын бозу теркәлмәде

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кайнар линиясенә илнең төрле почмакларыннан 150дән артык шалтырату булган.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү башланганнан бирле республикада кеше хокуклары бозылуның бер генә очрагы да теркәлмәгән. Бу хакта Гомумроссия тавыш бирүнең республика матбугат үзәгендә узган матбугат конференциясендә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде.

«25 июньнән без кайнар линияне эшләтеп җибәрдек, безгә республикабыздан гына түгел, ә Мәскәү өлкәсе, Омскидан шалтыратулар килде. Кешеләр кайда тавыш биреп була, дип сорадылар. Гомумән алганда, бу көннәрдә безгә 150дән артык шалтырату килде. Һәм, нигездә, кеше хокуклары бозылуның җитди фактлары юк диярлек», — диде спикер.

Кешеләр коронавирус инфекциясеннән саклану чаралары һәм тавыш бирү өчен участокларда шәхси саклану чаралары булуы турында сораулар биргән. Сабурская сүзләренә караганда, ул муниципаль берәмлекләрдә үз ярдәмчеләре белән бергә участокларга чыгып, тикшерү үткәргән.

«Нигездә, участокларда шәхси саклану чаралары булмау фактлары бөтен җирдә дә расланмады», — дип сөйләде спикер.

Элегрәк «Татар-информ»Татарстанда ябык типтагы учреждениеләрдәге кешеләрнең 87 проценты үз тавышларын бирүен хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100