Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәрия Сабурская татарстанлыларны Кеше хокуклары көне белән котлады
1948 елның 10 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе кеше хокуклары турында Гомум Декларация кабул иткән.
(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская республика халкын Кеше хокуклары көне белән котлады.
Бу бәйрәм БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан сугыштан соң – 1950 елның 4 декабрендә раслана. 10 декабрь – 1948 елның 10 декабрендә кеше хокуклары турында Гомум Декларация кабул итү хөрмәтенә сайланган.
"Теләсә кайсы дәүләтнең, кешелекнең киләчәге тигез хокуклылык һәм гаделлек принципларын саклауга турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә Гомум Декларация кешенең төп хокукларын ныгытты һәм аларны абсолют байлык итеп белдерде. Бу хокукларны һәм ирекне гарантияләү – дәүләт бурычы. Кеше хокукы һәм иреге аның ир-ат яисә хатын-кыз затыннан булуына, милләткә, телгә, тору урынына, дингә һәм башка критерияләргә бәйле түгел. Татарстан Республикасы Конституциясендә "Кеше, аның хокуклары һәм иреге иң зур хәзинә. Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен тану, үтәү һәм яклау – Татарстан Республикасының бурычы", диелгән.
2016 елның якты вакыйгалары моны дәлилли.
Республика гражданнары, бөтен Россия халкы белән бергә, үзләренең сайлау хокуклары белән кулланып, Россия Федерациясе Федераль Җыенның Дәүләт Думасына депутатларны сайлауда катнашты. 2017 ел республикада экология елы итеп игълан ителгән, бу үз чиратында гражданнарның экология хокукларын яклауга юнәлтелгәнен күрсәтә.
2016 елда Татарстанда зур вакыйга үтүе белән истә калачак. Россиядә беренче тапкыр Азия кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләре ассоциациясе директорларының һәм Азия төбәгендә омбудсменнарның халыкара институт вәкилләре советы узды. Азия омбудсменнары, Россия Федерациясендә кеше хокуклары буенча вәкил республиканың икътисади үсешен, иҗтимагый-сәяси тотрыклыгын, тынычлык һәм татулыкны, гражданлык институтын ныгытуда күрелгән чараларны югары бәяләде.
Республиканың уңышлы үсешенең нигезен кеше хокукларын үтәү һәм ихтирам итү ягъни икътисад һәм социаль өлкәдә планлы рәвештә сәясәт алып бару, мәгариф сорауларына, сәламәтлек саклау, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгытуга игътибар бирү тәшкил итә.
Хөрмәтле татарстанлылар, сезгә бәхет, сәламәтлек, уңышлар телим”, - диелгән котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз