news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәрия Сабурская Татарстан халкын Россия Конституциясе көне белән котлады

Сәрия Сабурская татарстанлыларның законнарны үтәвен һәм эшләрендә зур уңышларга ирешүен теләде.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан халкын Россия Федерациясе Конституциясе көне белән тәбрик итте. Котлау тексты ведомство сайтында дөнья күргән.

Омбудсмен билгеләп үткәнчә, әлеге бәйрәм демократик кыйммәтләр үсеше, Ватанның чәчәк атуы, күпмилләтле илнең бердәмлеге, анда яшәүче гражданнарның хокукларын яклауда какшамас нигез булып тора.

«Төп канунга таянып, илебез катлаулы сынаулар аша узды, шул ук вакытта үзенең бөтенлеген саклап калды. Конституция Россиянең алга таба үсшендә төп нигез булды һәм шулай булып калачак та», - дип искәртте омбудсмен.

Сәрия Сабурская Татарстан халкына законнарны үтәүләрен һәм эшләрендә зур уңышларга ирешүләрен теләде. «Хөрмәтле татарстанлылар! Әлеге тантаналы көндә сезгә законга таянып эш итүегезне, эшегездә зур уңышларга ирешүегезне һәм бөек державада яшәвегез белән чын күңелдән горурлануыгызны теләп калам!» - дип сүзен йомгаклады Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100