news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәрия Сабурская сайлауда блогерларның күзәтүен яхшы практика дип саный

Сәрия Сабурская кеше хокукын бозу өлкәсендә шикаятьләр белдерү буенча кайнар элемтәгә 130 шалтырату булуын әйтте.

Сәрия Сабурская сайлауда блогерларның күзәтүен яхшы практика дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская фикеренчә, сайлау участокларында блогерларның күзәтүе яхшы практика. Бу хакта ул бердәм тавыш бирүнең матбугат үзәгендә сөйләде 

«Беренче тапкыр күзәтүдә блогерлар катнаша. Алар сайлау участокларын тикшереп торалар. Минемчә, ул бик әйбәт практика. Сайлаулар ачык, блогерлар мәгълүматны барлык Россия Федерациясенә тарата ала. Ул безнең сайлау комиссиясенең демократик булуы турында сөйли», — диде ул.

Сәрия Сабурская кеше хокукын бозу өлкәсендә шикаятьләр белдерү буенча кайнар элемтәгә 130 шалтырату килүен әйтте. Сораулар күбрәк сайлау процедурасын аңлатуга багышланган. «Кешеләр кайда һәм ничек сайларга кирәклеген аңлатуны сорыйлар. Үзенең сайлау участогын белмәгән кешеләр бар иде. Элек һәр сайлаучы сайлау урыны турында мәгълүмат җибәрәләр иде», — дип әйтте ул.

Сабурская әйтүенчә, ябык территорияләрдә сайлау барышын 50 кеше тикшереп тора.

Татарстанда 11-13 сентябрьдә Татарстан Президентын сайлау, муниципаль депутатларын сайлау, шулай ук ике сайлау округы буенча Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100