Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәрия Сабурская сайлау вакытында килгән иң күп мөрәҗәгатьләр турында сөйләде
«Күпчелек кеше кайсы сайлау участогында тавыш бирергә тиешлеген һәм участокның кайда урнашканлыгы турында сорады», — диде ул.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская 9 сентябрьдән «кайнар элемтә» хезмәте эшләвен әйтте һәм сайлаулар вакытында килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр белән таныштырды.
«Бүгенге көнгә без җитмештән артык шалтырату алдык. Мин видеокүзәтү аша һәр сайлау участогын контрольдә тотам. Ярдәмчеләрем бар. Нигездә, техник сораулар буенча мөрәҗәгатьләр булды. Күпчелек кеше кайсы сайлау участогында тавыш бирергә тиешлеген һәм участокның кайда урнашканлыгы турында сорауларын юллады», — диде ул.
Аның әйтүенчә, бер мөрәҗәгатьтә сайлау участогы кабиналарында пәрдәләрнең булмавын күргәннәр. «Видео аша без шул сайлау участогын карадык һәм бу мөрәҗәгатьнең дөреслеге расланмады», — диде ул.
«Мәсәлән, сайлау участокларында битлек кимичә утырган кешеләрнең булуын әйттеләр. Без шул ук мизгелдә видео аша шул участок белән элемтәгә кердек һәм бу фактлар дөрес булып чыкмады», — дип сөйләде Сабурская Бердәм мәгълүмат үзәгендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз