Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәрия Сабурская Сабада яшьләр сәясәтенә багышланган семинар–киңәшмә үткәрде
Халыктан кергән мөрәҗәгатьләрне җирле хакимият белән бергәләп чишүдә нәтиҗәле эшчәнлек алып барган вәкилләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
(Саба, 24 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Узган атнада Сабада Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская муниципаль районнардагы үзенең җәмәгать ярдәмчеләре белән семинар–киңәшмә үткәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
"Бүгенге очрашуыбыз яшьләр сәясәтенә багышлана. Саба районында яшьләр өчен булдырылган мөмкинлекләр, теләгән шөгыльләрен һәм ялларын оештыруда тудырылган уңайлыклар белән танышырга килдек", – диде Сәрия Сабурская.
Делегацияне райондагы спорт корылмалары белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов таныштырды. Семинар-киңәшмәнең икенче өлеше "Сабантуй" спорт комплексында дәвам итте.
"Безнең Сабада очрашуыбыз һич очраклы түгел. Биредә зур эшләр алып барыла. Мәсәлән, бер килгәндә елга буе ташландык хәлдә иде, бүген мин аны танымый тордым. Саба көннән-көн үсә, матурая. Балалар өчен дә, яшьләргә дә бөтен мөмкинлекләр булдырылган", – дип фикерләре белән уртаклашты Сәрия Сабурская.
Татарстан яшьләр эшләре министрының урынбасары Анна Захматова республикада яшьләр сәясәте, төп юнәлешләре хакында сөйләде. Министр урынбасарына балаларга хезмәт тәрбиясе бирү буенча да республика программасы булдыру мөһимлеге турында тәкъдимнәр әйтелде.
Районда 2015 елдан Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе булып Данис Габтерахманов эшли. Сәрия Сабурская идарә белән ныклы элемтәдә торуы һәм халыктан кергән мөрәҗәгатьләрне җирле хакимият белән бергәләп чишүдә нәтиҗәле эшчәнлек алып барган Данис Габтерахмановка һәм башка вәкилләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз