news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәрия Сабурская һәм Эльмира Зарипова гражданнарны бергәләп кабул итәчәк

Татарстан районнарында яшәүчеләрнең Skype яки Zoom буенча консультация алу мөмкинлеге бар.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). 15 июньдә Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова гражданнарны кабул итәчәк.

Консультацияне түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Карл Маркс урамы, 61. Кабул итүгә түбәндәге телефон аша язылырга: +7 (84-32) 36-41-80, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында.

Моннан тыш, Татарстан районнарында яшәүчеләрнең Skype яки Zoom буенча консультация алу мөмкинлеге бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100