news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәрия Сабурская: "Кулланучыларның финанс грамоталылыгын күтәрергә кирәк"

“Халык контроле” һәм “Грамоталы кулланучы мәктәбе” Буага килде.

(Буа, 6 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Буада күчмә семинарда торак-коммуналь хуҗалык, хезмәт күрсәтүдә катнашучыларның хокуклары һәм вазифалары һәм закондагы үзгәрешләр турында фикер алыштылар. Берьюлы ике федераль проект - “Халык контроле” һәм “Грамоталы кулланучы мәктәбе” халыкны борчыган сорауларга җавап табарга ярдәм итәргә әзер.

Хакимият бинасына күпфатирлы йортлар советлары, идарәче оешмалар рәисләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм активистлар җыелды. “Беренче чиратта кешеләрне торак-коммунал хуҗалыгы тарифлары үсеше, законнарда үзгәрешләр, кулланучыларның хокуклары һәм вазифалары борчый. Нәкъ менә шуның өчен өйрәтү форматында семинар үткәрергә булдык. Мондый очрашулар Казанның 4 районында узды, бүген без Буага килдек”, - диде Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100