news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәрия Сабурская: Элекке тоткыннарны эшкә урнаштыру буенча квоталар кирәк

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил предприятиеләргә эш сорап барган хөкем ителгәннәрне кире борып җибәрүләрен билгеләп узды.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Төрмәдән кайткан кешеләрне эшкә урнаштыру буенча предприятиеләргә квота бүлеп бирү кирәк. Әлеге тәкъдим белән бүген Татарстанның Дәүләт Советында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская чыкты. Искәртеп үтик, бүген парламентта хөкем ителгән кешеләрнең иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыккач җәмгыятькә яраклашуы мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

“Элек хөкем ителгәннәрне иреккә чыккач, эшкә урнаштыру мәсьәләләре мөһим. Муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары каршында комиссияләр эш белән тәэмин итүне кайгыртырга тиеш. Узган атнада Түбән Камада булган идем, җинаять өчен җәза үтәгән, әмма хәзер эшкә урнаша алмаган 2 кеше килде. Алар Мәшгульлек үзәкләрендә торалар, юллама белән баралар, әмма “хөкем ителгән” дигән мөһер аркасында кире борып җибәрәләр. Мондый үзәкләр аркылы 500 ләп кеше үткән, яртысы да эшкә урнашмаган. Мондый гражданнарны эшкә урнаштыру өчен квота турында закон кирәк. Инвалидларга квота турындагы закон кебек үк”, - дип белдерде Сәрия Сабурская.

Омбудсмен Россия Федерациясендә бүген моңа мисаллар булуын әйтте. Әйтик, Пермьдә быел элек хөкем ителгәннәр закон нигезендә эш урыннары белән тәэмин ителә башлаган. “Безгә дә бу юнәлештә эш кирәктер. Өстәвенә, мондый кешеләрне эшкә урнаштыру буенча предприятиеләр чыгымнарының бер өлеше каплана бит. Бүген ел дәвамында барлыгы нибары 19 кеше эшкә урнашкан. Ә республикада 5 мең кеше азат ителгән”, - диде ул.

Сәрия Сабурская элекке тоткыннарны урнаштыру өчен бина проблемасын да билгеләп узды. “Бер бина биргәннәр иде, аңа капремонт өчен 20 млн сум кирәк булуы ачыкланды. Бергәләп финанслау турында сүз барган иде – бер өлеше бюджеттан, бер өлеше хәйриячеләрдән булыр дигән идек, әмма бу да барып чыкмады, ахыр чиктә, бу идеядән баш тарттык, чөнки мондый акчалар табылмады”, - диде.

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов төрмәдән кайтучыларны иҗтимагый эшләргә җәлеп итү кирәклеген әйтте. “Мәшгульлек үзәкләре турыдан-туры муниципалитет белән урам себерү, җыештыру, башка эшләр буенча килешү төзи. Шулай оештырылырга тиеш бу эш”, - диде.

Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге генераль директоры Азат Гайнетдинов, бигрәк тә, инвалидларның эшкә урнашу проблемасы кискен торуын билгеләп узды. “Сәламәт кеше җәзадан азат ителгәч, бераз акча эшли ала, ә инвалид чыкса, ул бөтенләй беркемгә кирәкми дигән сүз”, – диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100