news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сөннәтче бабай» спектакле кичү дип исемләнгән яңа жанрда тәкъдим ителә

Татар язучысы Гаяз Исхакый повестенең баш героен халык артистлары Әзһәр Шакиров белән Илфат Камалиев башкарачак.

«Сөннәтче бабай» спектакле кичү дип исемләнгән яңа жанрда тәкъдим ителә
Солтан Исхаков

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай» спектакле премьерасы була. Ул кичү дип исемләнгән яңа жанрда тәкъдим ителәчәк.

«Без баш герой Корбанколыйның үлемен күрсәтмибез, ул биеклеккә, аклыкка, пакьлеккә китеп бара. Бабай бу тормыштан икенче тормышка сәфәр кичү өчен зур эшләр башкара. Бу драма да, мелодрама да түгел. Кичү жанрын үзебез уйлап таптык», — диде «Татар-информ”да матбугат очрашуында театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.

Театр директоры Луиза Шарова кичү жанры дигәндә һәр шәхеснең үзе аша да кичүе күз алдында тотылуын әйтте. «Үзебезнең эчке кичерешләребез кешенең шәхесе, язмышы, кодрәте белән тоташуын да аңлата. Һәр яңа әсәрне кую бөтен команда өчен дә кичү», — диде ул.

«Һәр режиссерның яраткан авторы була. Мин Гаяз Исхакый әсәрләрен яратам. Аның кечкенә генә хикәяләреннән дә фильмнар төшерергә була. Гаяз Исхакый гади кешеләр турында сөйли. Исхакый — күңелемнең терәге. Ул мине һәрчак канатландырып тора», — диде баш режиссер.

Символик детальгә килгәндә, сәхнәдә тамашачылар залы белән сәхнә арасында басма урнаштырылачак. «Ул 2 метр киңлеккә һәм 7 метр буйга сузылган. Шушы урыннан тамашачылар да менеп китеп, аларга сәхнәгә чыгарга мөмкинлек туа. Шулай ук сәхнәгә Сөннәтче бабайның йорты да куела. Анда төрле татар бизәкләре төшерелгән капка торачак», — диде Әюпов.

Композитор Алмаз Әсхәдуллин спектакльдә татар милләтендә югалып барган мотивлар кергәнлеген әйтте. «Думбра, кыл-кубыз, курай, дәф кебек уен коралларын кулландым. Метафораларны музыка аркылы җиткерәчәкбез. Оркестр алымнары белән борынгы компонентны берләштердем», — диде ул.

Ренат Әюпов спектакльгә Камал актеры, Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировны чакыру сәбәбен аңлатты. «Без хәзерге вазгыятьнең сәяси ягын игътибарга алдык. Корбанколый юлына очраган адашкан кешегә ярдәм итәргә тырыша. Шәхес-аксакал, ил агасы ул. Әзһәр абыйның милләткә, телебезгә карата гражданлык позициясе бар, ул шушы көчен Корбанколый персонажында берләштерә», — ди режиссер.

Әзһәр Шакиров белән Кариев театры актеры, Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев алмашып уйнаячак. «Алар бер-берсеннән өйрәнә. Щепкинчылар буынында булган психологик актерлык осталыгының безнең театрга да күчүе кирәк иде. Бу очракта аны Илфат Камалиев та сеңдерде. Нәтиҗәдә, диалог туды. Илфат абый һәм Әзһәр абый версиясендәге ике спектакль туачак», — диде Әюпов.



Галерея: «Сөннәтче бабай» спектакле премьерасына багышланган конференциядән фоторепортаж

«Сөннәтче бабай» — 1911 елда Гаяз Исхакый иҗат иткән повесть. Татар милләтенең бетеп бару проблемасын күрсәтә торган әсәр. Повестьнең төп идеясы — «милләт яшәргә, сакланырга тиеш».

«Сөннәтче бабай» беренче тапкыр 1912 елда сигез томлык әсәрләр җыентыгының икенче томында Шәкерт абый хикәясе белән берлектә басылып чыккан. Автор әсәрне хикәя дип атый. Сөннәтче бабай — татар авылы өчен генә характерлы образ.

Спектакльнең премьерасы 22 октябрь 18:30да Кариев театрында була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100