news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәнгать әһелләре Россия һәм Төркия элемтәләрен ныгытуда теләктәшлек күрсәтә

Спиваков фонды Россия һәм Төркия хезмәттәшлеген ныгыту проектын тормышка ашыра.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Спиваков фонды Россия һәм Төркия хезмәттәшлеген ныгыту буенча мәдәният өлкәсендә яңа проектларны тормышка ашыра.

Төркиядәге Спиваков фонды вәкиле , «Анадолу» университеты карамагындагы дәүләт консерваториясендә укытучысы Әминә Айгистова илләр арасындагы киеренкелекне бетерү эшендә сәнгать әһелләренең өлешен билгеләп үтә.

«Без музыка җиһазына кагылган кешенең кулына бервакытта да корал алмаячагына ышанычтан чыгып фикер йөртәбез», - дип белдерә Айгистова.

Фонд вәкиле сүзләренчә, ул үзе 12 ел дәвамында Россия һәм Төркия яшьләре арасында дуслыкны ныгыту белән шөгыльләнә.

«Иң ныклы дуслык – ул балачакта башланганы. Россия – Төркия багланышлары кискен чорны үтә алды. Безнең илләр халыклары арасындагы дуслык каршылыкларны җайларга ярдәм итте. Калган аңлашылмаучанлыкларны без сәнгать белән тулыландырып бетерергә телибез», - дип билгеләп үтә Айгистова.

Моннан тыш ул Анталья шәһәренең россиялеләр өчен мөһим булуын билгеләп үтә.

«Без Антальяда фестиваль үткәрергә ниятлибез. Беренче чиратта халыкара балет фестивале оештырырга уйлыйбыз, анда россиялеләрдән булган кебек төрек сәнгать вәкилләре дә катнашачак», - дип белдерә Айгистова.

Аның сүзләренчә, Антальяда Марина Сокорина җитәкләгән Дуслык һәм мәдәният ассоциациясе әлеге шәһәргә килгән ватандашларына зур ярдәм күрсәтә. Шуның белән бергә төрек телен өйрәнүгә дә зур әһәмият бирелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100