news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәнгать белгечләре «Әлиф»не «Сезонның иң көчле һәм иң стильле премьерасы» дип атыйлар

«Әлиф» хореографик спектакле Петербургның Александринский театрының Яңа сәхнәсендә 15 августта күрсәтелә.

Сәнгать белгечләре «Әлиф»не «Сезонның иң көчле һәм иң стильле премьерасы» дип атыйлар
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туфан Имаметдиновның «Әлиф» хореографик спектаклен сәнгать белгечләре «Россия сезонының иң көчле һәм иң стильле премьерасы» дип атыйлар.

«Коммерсант» газетасы 14–18 августта Петербургта узачак ХХ халыкара Open Look бию фестивале программасына күзәтү ясап, Казанда куелган әлеге спектакльне фестивальнең иң көчле спектакльләре бишлегенә керткән.

Сәнгать белгече Татьяна Кузнецова «Әлиф» хореографик спектаклен Кореянең заманча бию милли компаниясе, Израиль бию коллективы, Нидерландларның «Мейер-Шафо» компаниясе, Бөекбританиянең Humanhood бию компаниясе дуэты белән бер рәткә куйган. “Тамырларга мөрәҗәгать иткән һәм бик заманча булган спектакльдә бернинди спекуляция юк: ул аскетик, кырыс һәм күз яшьләре чыгармый. Караңгы пространстводагы аренада аутентик борынгы инструментлар белән өч музыкант һәм борынгы елаучыларны хәтерләткән өч вокалист тамашага эпик тон бирәләр. Бердәнбер биюче – гаҗәеп Нурбәк Батулла (быелгы “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты) – гәүдәсе белән онытыла барган иске татар алфавитын ясап залны бер сәгатькә якын киеренкелектә тота”, - дип яза Татьяна Кузнецова.

«Әлиф» хореографик спектакле Петербургның Александринский театрының Яңа сәхнәсендә 15 августта күрсәтелә.

«Әлиф» хореографик спектакленең режиссеры – Туфан Имаметдинов, хореограф – Марсель Нуриев, композитор – Эльмир Низамов, биюче – Нурбәк Батулла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot